"Татар телем-Тукай телем"

Әгерҗе авылы китапханәсендә "Татар телем-Тукай телем" дип исемләнгән кичә үткәрелде.Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча сәхнәләштерелгән үен-тамаша күрсәтелде. Шулай ук Г.Тукай шигырьләрен сәгатьле итеп уку ярышы да оештырылды.Кичәдә Хафизова Галия бөек язучыбыз Г. Тукайга багышлап язган шигырен укыды.