#Моңсарылганкөзенкаеннарга



16 нчы сентябрь көнне ике авыл китапханәләре, курше авылда яшәүче иҗатны, китапны яратучылар арасында очрашу булып узды. Очрашу урыны итеп көзге урман,чишмә буе юкка гына сайланмады. Төрле төскэ кергән көзге урман, челтер-челтер агучы шифа сулы чишмә тагын да илhамландыра, күңелне күтәрә, җанга сихәт бирә. Очрашуга килгән апалар үзләре иҗат иткән, үзләре яратып укыган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Бу мизгелләр бик күпкә күңелләрдә сакланыр Әле.