#Победа79



Кадерле ветераннар! Ихлас йөрәктән Сезне Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәбез.Тән яраларыгыз сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә төшерсен, олыгайган көннәрегездә Аллаһы Тәгалә җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне, Сез кичергәннәрне кабат кичерергә язмасын. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә Ходай насыйп итсен. Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!