Тумутукская сельская библиотека - филиал № 4

”Йөрәкләрдә син Тукай!”

26 апрельдә яраткан татар язучысы Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Ул татар әдәбияты тарихына, милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. 25 апрель көнне авыл китапханәсендә ”Йөрәкләрдә син Тукай!” дип исемләнгән кычкырып укулар уздырылды.