#БиблиотекиАзнакаево

Тымытык район китапханәсе 1946 елда ачыла. Аның мөдире Тухватуллина Мәхфүзә, абонементта Ишмуратова Мәрьям, уку залында Крымова Нира, МБА да Ягъфарова Лена эшли.Ул елларда зурлар китапханәсе белән балалар китапханәсе бер бинада урнашкан була. Балалар китапханәсендә 2 кеше,зурлар китапханәсендә 4 кеше эшләгән. Тымытык балалар китапханәсе 1954 елда ачыла. Башта Тымытык район китапханәсендә балалар бүлекчәсе генә булган. Тымытык балалар китапханәсе үзе бер йортта калгач урыннар киңәя. Китап фонды елдан-ел арта -8000нән 25000гә кадәр. Укучылар 1200 җитә. Бина тузу сәбәпле балалар китапханәсе иске больница бушаган йортка күченә. Шулай итеп 1989 елга кадәр балалар китапханәсе эшли. Ул вакытта 850 китап укучы,41000 китап фонды була. Халиуллина Марзия пенсияга чыгу һәм авылда 3 китапханә булу сәбәпле балалар,китапханәсен Түйкә авылына күчерәләр.