Тумутукская сельская библиотека - филиал № 4

#БиблиотекиАзнакаево

  Сафиуллина Тәхия 1937 елның 9 октяберендә Сарман районы Югары Чыршылы авылында туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлагач 1952 елны Алабуга китапханәчеләр хәзерләй техникумына укырга керә. Аны тәмамлап,1955 елның 1 августыннан Тымытык районы китапханәсенә эшкә кайта. Ул елларда китапханә мөдире Тухватуллина Мәхмүзә ,абонементта Ишмуратова Мәрьямнәр эшли. Алар пенсияга киткәннән соң 21 ел -1989 елга кадәр Гайсина Нәсимә белән эшлиләр.1992 елдан лаеклы ялда.