Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

#СолдатларгаЯрдәм

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә һәркем үзенчә ярдәм итәргә тырыша . Безнең Күк-Тәкә авылы халкы да бу эштән читтә калмады. Алдагы елда актив хатын-кызларыбыз ярдәме белән токмач кисү өмәсе оештырылып ир-егетләребезгә өй токмачлары җибәрелгән иде. Бүген 1000 данә “Тәмле чәй” пакетлары тутырылды. Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде.