Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

#ТатарчаДиктант2025

14-16 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе уза. Акциянең максаты — татар телен яратучыларны берләштерү, грамоталы язуга кызыксынуны арттыру. 14 ноябрь көнне Азнакай районы Тымытык авылы китапханәсендә үткән әлеге акциягә без дә бик теләп кушылдык. Текстны Тымытык авылы китапханәчесе Захидуллина Ләйсән Радик кызы укыды. Диктант язуда 6 кеше катнашты. Акцияне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.