“Су табигать күрке!”

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать – кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч. иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр күз алдына килә. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Су җирне сугара, иген игү, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә дә булыша. Табигатьтә һәр нәрсә яхшы, су һәрнәрсәдән дә гүзәлрәк. Су үзенең тирә-ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Су – табигать күрке, су – яшәү чыганагы. Үзебезнең шушы әңгәмәдә балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендердек. Су турында табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр укыдык.