"Язлар безгә Тукай белән килә"

Китапханәбездә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышланган "Язлар безгә Тукай белән килә" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Укучылар белән мәшһүр язучыбызның тормыш юлын, иҗатын искә төшердек. Кечкенәдән үк ятим калып, язмыш аны нинди генә сынаулар аша үткәрми. Шуңа карамастан, кыска гына гомере эчендә, күпме шигырьләр, поэмалар язып калдырган. Тукаебызның иҗаты мәңгелек!!!