"Яшьлегемне уйнап бетермәдем"

25 нче гыйнвар көнне китапханәбездә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Нәҗибә Ихсанованың тууына 85 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать уздырдык. Укучыларны Нәҗибә Ихсанованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Әйе, Нәҗибә апа 60 ел гомерен театр сәхнәсендә үткәрде. Ул - халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулаган артистка. Нәҗибә апа тудырган кабатланмас образлар белән берничә буын татар тамашачысы тәрбияләнде, рухи яктан үзен камилләштерде. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә уйналган 100дән артык образ бар. Укучылыр үзләренә кирәклк мәгълумат алдылар. Шулай ук китапханәбездә Нәҗибә апа хөрмәтенә китап күргәзмәсе дә оештырылды.