Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

"Йөрәктән йөрәккә"

28 ноябрь көнне "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырдык. Бәйрәм чәй табыны артында җырлы-биюле, уен-көлке белән үрелеп барды. Авылыбыз үзэшчәннәре концерт программасы тәкьдим итте. Бәйрәмгә авылыбызның төрле яшьтәге хатын-кызлары чыккан иде.