Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

"Мәңге яшисең безнең күңелләрдә"

Күк-Тәкә авылы китапханәсе "Мәңге яшисең безнең күңелләрдә" Шагыйрь Рөстәм Зәкуанны искә алу кичәсе.25 майда Күк-Тәкә авылы китапханәсендәге халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зәкуанов Рөстәмне Газизҗан улын искә алу кичәсе уздырылды. Кичәгә шагыйрьнең бертуган сеңлесе,Резеда ханым да чакырылды. Шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды,анализ ясалды. Барлык катнашучыларга Резеда ханым шагыйрьнең китаплар җыентыкларын өләште.