“Без Тукайны яратабыз!”

25 апрель көне китапханәбездә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган уен-викторина уздырылды. Укучыларыбыз белән Габдулла Тукайның иҗатын искә төшердек, шигырьләрен укыдык. Викторина сорауларына җавап эзләдек. Укучылар үзләренең белемнәрен ныгыттылар, Габдулла Тукай турында тагын да күбрәк мәгълүмат алдылар.