“Без Тукайлы халык...”

Күк-Тәкә авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлап “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган.Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Күргәзмәдә Г.Тукайнын балалар өчен иҗат иткән популяр китаплары “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Бәхетле бала”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б. урнаштырылды. Шулай ук шигырьләр, поэмалар җыентыклары, китаплары да күргәзмәдә урын алдылар.