Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

“Табигать һәм кеше: кем көчлерәк?”

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк,гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. Китапханәбездә укучылар белән бу актуаль теманы түгәрәк өстәл артында җыелып фикер алыштык. Шулай ук безгә кунакка Татарстаннын атказанган экологы Җәмилә Әнвар кызы да килде.  Ул үзенен тәҗрибәсе белән уртаклашты.