Книгоношество



7 апрель көнне Күк-тәкә авылында яшәүче өлкән яшьтәге авылдашларыбызга китаплар, гәҗит-журналлар тапшырдым. Авылыбызның иң өлкән һәм иң актив укучысы Аглиуллина Мөнҗия апага китап һәм газета-журналларны ай саен алыштырып кына торам. Аңа быел 90 яшь тула. Шулай ук бик актив укучым Мирмиева Әниса апа да укырга бик ярата. “Сөембикә” “Гаилә учагы” журналларын көтеп ала. Мурзакаев Җәүдәт абый “Юлдаш” гәҗитен үз итә. “Казан утлары” журналын бик яратып укый, көтеп ала.