“Шигъри тәлгәшләр!”

Безнең тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Язучыларыбыз да үз иҗатларында хатын-кызларга мәдхия укый.9 март көнне Күк-Тәкә авыл китапханәсендә 8 март халык-ара хатын-кызлар көненә багышлап “Шигъри тәлгәшләр!” исемле әдәби сәгать уздырылды.Укучылар яраткан авторларның лирик шигырьләрен тыңлап кына калмадылар, үзләре дә кычкырып укыдылар Р.Закуан, С.Сөләйманова, Ш. Җиһангирова, Ф. Зыятдинова, Р. Миңнуллин, Ф. Исламов һәм башка авторларның шигырьләре яңгырады. Шигъри сүз белән очрашу һәркемнең күңелендә сакланыр, аларның эчке дөньясын баетыр, мөгаен.