“Сөйләм телең дөрес булсын!”

21 нче февраль - туган тел көне булу уңаеннан, без китапханәбездә кече һәм урта яшьтәге укучылар белән "Сөйләм телең дөрес булсын" дип исемләнгән әңгәмә оештырдык. Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның сөйләменә игътибар итәргә кирәк. Без һәрвакыт матур итеп, саф татарча сөйләшүчеләргә сокланабыз. Моңа ирешү өчен, телне бик яхшы белергә, тоярга, гасырлар буе тупланып килгән сүз байлыгын дөрес файдаланырга кирәк. Әйе, бүгенге көндә дөрес сөйләшү, татарча аралашу бик актуаль тема буларак санала. Туган телебездә дөрес аралашу көннән -көн кими бара. Без дә бу теманы күтәреп, сөйләм теле дөрес булсын өчен нинди кагыйдәләр белергә, ниләр эшләргэ кирәклеге хакында аралаштык. Ф.М.Зиннурова “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү”, “Иң матур сүз” уку китабы, Р.С.Абдуллина “Сөйләм культурасы” китапларын кулландык. Укучылар үзләренә тиешле мәгьлуматны алдылар.