“Солдатта булган диләр...”

Күк-Тәкә авыл китапханәсендә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. 23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 80 елдан артык. 80 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау. Күргәзмәдә “Соңгы һөҗүм”, “Вечные люди”, Р.Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” , Х.Басыйров, А. Басыйров “Ватанга тугры калдылар”, М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Парашютсыз курчак”, М.Девятаевның “Побег из ада”, Ш.Мостафинның “Хәтер яктысы” кебек китаплар урнаштырылды.