Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

“Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә- ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта!”

Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, - дип шагыйрь бик дөрес әйткән. Әйе, күңел агачына кунган мәхәббәт кошын кешеләрдән яшерү кыен нәрсә: күзләрең һәрчак аны эзли, аякларың ул яшәгән, ул йөргән сукмакларга алып китә... Хисләрне яшь, тәҗрибәсез чакта башкаларга сиздермәү аеруча катлаулы. Язучы әйтмешли, авыз я көлә, я елый шул. Мәхәббәтнең төрлесе була бит. Бар хисләре ургылып ташыганнар, бар сабыр гына яратучылар... Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, шул кадәр гыйшык бардыр. Һәр мәхәббәтнең үз тарихы, үз төсе була. Без дә  авыл хатын-кызлары белән  мәхәббәт хакында аралаштык. Якташ язучы шагырьләребезнең шигырьләрен укыдык, аналализ ясадык. Викторина сорауларына җавап әзләдек. Кичә бик куңелле һәм мавыктыргыч үтте.