#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге. Фәнис Яруллинның "Яралы язмышлар" әсәренең геройлары гадәти язмышлы кешеләр генә түгел.Җәмгыятебездә зур урын алып торган ятим балаларның аянычлы язмышы,, күңелебезгә оялаган түбәнлек белән олылык хисләренең көрәше әсәрдә ятимнәр җаны аша уздырылып сурәтләнә. Ачыдан ачы - ятимлек ачы, татлыдан татлы- ата-ана-ана назы татлы.Шушы гыйбәрә геройлар күңеленә үтеп керергә ачкыч булып тора.