#ВЛКСМ102

29 октябрь-комсомол туган көне. Комсомол-СССР дип аталган мәгърур,куәтле илебездә 1918 елдан алып 1991елга кадәр эшләгән яшьләр оешмасы.Оешманың тулаем атамасы-"Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Берләшмәсе". "ВЛКСМ" аббревиатурасы һәм "Комсомол" термины әлеге яшьләр оешмасының тулаем атамасыннан кыскартып ясалган исемнәр. Комсомол оешмасы 1918 елның 29 октябрендә яшь Советлар иленә сәяси һәм икътисади яктан аеруча куркыныч туган чорда гәмәлгә кертелгән. Һәм төзелүенең беренче көннәренән үк ул үз сафларына иң алдынгы фикерле,белемгә,яңалыкка омтылучы талантлы,кыю йөрәкле,Ватаныбыз хакына гомерләрен дә аямаучы яшьләрне берләштергән.