Куктякинская сельская библиотека - филиал № 33

Яңа китап тәкъдим итә.

 Ниһаять,танылган публицист,сатирик.продюсер,шагыйрь,композитор,тарихчы Илфак Шиһаповның барыбыз да күптән көтеп алган китабы чыкты.Аның әсәрләрен укыганда,тере кеше белән ихлас күңелдән сөйләшеп утырган сыман тәэсир кала. Гади генә вакыйгаларның да ниндидер кызыклы ягын тотып ала,үзенчәлекле фикер чыгара һәм шул фикерен елмаюга төреп бирә белә торган талант иясе иде ул. Илфак Шиһапов иҗатын яратучыларга бу китап бик тә күңелләренә хуш килер дип ышанасы килә.