Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Рәхмәт хаты"

«Солдат альбомы - 2026»
Әссәләмәгаләйкүм , бөек шагыйребез Муса Җәлил!
Сиңа бүгенге көннән хат язам. Синең шигырьләреңне яттан белгән, синең батырлыкка сокланган гади бер китап укучы мин. Синең тормышың, иҗатың, көрәшең – безнең өчен мәңгелек үрнәк.
Без тизләтелгән заманда яшибез, бүгенге дөньяда бик күп үзгәрешләр булды. Технологияләр алга китте, мәгълүмат диңгезе безне чолгап алды. Кешеләрнең тормыш рәвеше, кыйммәтләре дә үзгәрде.Синең шигъриятең, диңгез маягы кебек, гади хакыйкатьләрне, ата - бабаларыбызның күп буыннары өчен кадерле булган мәңгелек кыйммәтләрне искә төшерә. Бу урында синең сүзләрең искә төшә: «Йөрәгегезне саф тотыгыз... Халык байлыгын саклар өчен».
Кайвакыт, мөһим нәрсәләрне онытабыз, бу зур агымда югалып калган кебек булабыз.Әмма, шуңа да карамастан, синең кебек шәхесләрнең мирасы безнең өчен маяк булып тора.
Муса абый, синең батырлык, намуслылык һәм халыкка тугрылыклы хезмәт итү үрнәге күпләр өчен юл күрсәтүче булып кала. Син чиксез ихтыяр көче булган, үз карашларына һәм Ватанына бирелгән кеше булгансың.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.
(«Бер үгет»)
Бу рухи ныклык, чын ихтирам һәм соклану уята.
Бүгенге яшьләр арасында синең иҗатны яратучылар бик күп. Без бу шигырьләреңне укыйбыз, анализлыйбыз, алар аша тарихны, кешелекнең иң яхшы сыйфатларын аңларга тырышабыз.
Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!
(« Вәхшәт»)
Кешеләр сугыша, кан коя.
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.
(«Бүреләр»)
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
(«Батырлык турында»)
Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
(«Кызыл ромашка» )
кебек әсәрләрең бүген дә актуальлеген югалтмый, чөнки дөньяда, кызганычка каршы, әле дә гаделсезлек, сугышлар бар. Синең сүзләрең безне уйланырга өнди, яхшылыкка омтылырга өйрәтә.
Без синең батырлыгыңны онытмыйбыз, Муса абый!
Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.
(«Бер үгет»)
Шуңа күрә мин сиңа тарихыбызның гаҗәеп битләрен бүләк иткәнең,безгә бай мирас калдырганың өчен иң тирән рәхмәтемне белдерәм.
Рәхмәт сиңа, бөек шагыйрь, батыр солдат!
Иң якын туганыбыз
Син Муса агабыз.
Батырлыгыңа сокланып,
Җырларың белән рухланып,
Алга барабыз,
Үрләр алабыз.
(«Салют сиңа, Муса Җәлил!»)