«Капка төбе»

2026 ел – Рәсәйдә «Халыклар бердәмлеге», Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге» елы, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу, 21 нче февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә әдәби музыкаль «Капка төбе» уены үтте. Чара Габдулла Тукайның шигырьләрен укып, аның шигырьләренә язылган җырларны җырлап, төрле халык көйләрен тыңлап, төрле биюләр белән үрелеп барды. Әдәби музыкаль уеныбыз татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.