«Игелек кыл да суга сал»

Һәр чорның үз герое була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы егетләребез. Яшьләргә патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, без Волонтер эше турында да күбрәк белү өчен, бүген китапханәдә «Игелек кыл да суга сал» исемле очрашу уздырдык. Очрашуда махсус кунаклар: Рүзәл Минһаҗев, Зигангирова Саниялар катнашты.