#Лагерь2025

Бүген мәдәният йорты яны "Дуслык" лагеры балалары белән Х.Мөстәкыймов исемендәге авыл хуҗалыгы ындыр табагына экскурсия ясадык. Хуҗалык җитәкчесе Р. Шәфигуллин көзен бөртекнең ындыр табагына керүе, анда эшкәртелүе турында сөйләде: Башта чималны вак үләннәрдән һәм чүп-чардан аерып алалар, аннары махсус температура режимында киптерәләр, аннары сортларга аерып алалар (терлек азыгы өчен, орлыклар өчен һәм алга таба сату өчен алына). Балалар чәчүгә кадәр ашлык саклана торган ашлык саклагычка да кереп чыктылар.