Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"8 июль - гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне!"

Кадерле китап укучы дуслар! Бүген бәйрәм – халыкара Гаилә көне! Барыгызны да шушы җылы, матур, тирән мәгънәле, гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән котлыйм!!! Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Балалар, оныклар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
Гаилә учагы сүнмәсен!!!
***
Гаилә учагының ялкыннарын
Дөрләтәдер керсез ярату,
Бер-береңә булган тойгыларны,
Җылы хисне көн дә яңарту.

Көчле булса янган учагыгыз,
Гаиләгездә булыр чын дуслык,
Бер-береңне аңлап гомер итеп,
Сез тоярсыз анда җылылык.

Яшәүләрнең бөтен мәгънәсе дә
Гаилә корып гомер итүдә,
Учагына аның ялкын өстәп,
Юл куймыйча аңа сүнүгә!

Арагызның җебен ныклап бәйләр
Гаиләгездә туган балалар,
Сезнең өчен иң кадерле булып,
Җан җимеше булып калалар.

Хөрмәт итү, аңлау хөкем сөрсә,
Сез төзегән ныклы гаиләдә,
Һәр туган көн сезгә шатлык булыр,
Әйләнер ул матур бәйрәмгә!
Галимҗан Павлов