Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Туган тупсам- бәхет чишмәм»

«ҖИРГӘ БИРӘМ, ҖИРДӘН АЛАМ...»
(Әнәс Исхаков)
Дөнья маллары эзләмим,
Тапканым - маңгай сырым.
Мин аралыйм каралардан
Йөрәктәге чын җырым. Азнакай районы талантларга бай. Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Илдус Гыйләҗев,Рөстәм Зәкуанов, Әнәс Исхаков,Илмира Сәлахова — районыбызны таныткан кешеләр. Лагерь балалары белән шагыйрьләрнең иҗатына багышланган «Туган тупсам- бәхет чишмәм» исемле кычкырып шигырь уку оештырылды.