#ИлдусГыйләҗев

Шагыйрь күңеле –
могҗизалар сыны:
тоташ галәм гаме бу сында;
табигатьнең чиксез хикмәтләре
шагыйрь җанындагы тылсымда!
Тынгылардан мәхрүм шагыйрь җаны,
ал- ялсыз күк айкый,
җир гизә;
күмерләре сүнгән күңелләрдә
ут кабыза,
учак тергезә!
җиргә бага шагыйрь,
бал кортыдай
бөртек- бөртек җыеп түлләрен;
зирәк рухы
җил- зарларын тоя,
былбылларның аңлый телләрен!
Китапханәбездә Илдус абый Гыйләҗевнең якты рухына багышланган күргәзмәгә күзәтү ясадык, шигырьләрен укыдык.