Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Көчле звено»

Тормыш һич тукталып тормый. Үсә, үзгәрә, бик күп яңалыклар алып килә. Телевизор экраннарында яңадан яңа тапшырулар барлыкка килә. Әлбәттә, без дә тукталып тормыйбыз. Телевизор экраннарында бара торган төрле уеннарны карыйбыз. Үзебез дә кайбер сорауларга җавап бирергә тырышабыз. Бүген китапханәбездә «Көчле звено» уены үтте. Уенның максаты булып: китап укучыларда белем алуга кызыксыну үстерү, яңа форма интеллектуаль уен аша белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү торды.