Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Без яшибез әле, без яшьнибез..»

Бүген авыл китапханәсендә махсус операциядән кыска вакытлы ялган кайткан егетебез белән «Без яшибез әле, без яшьнибез..» исемле очрашу кичәсе үтте. Кичәбезнең кунагы, Сарман районы, Җәлил бистәсе егете - Гайсин Булат. Хәзерге авыр вакытта үз тормышын куркыныч астына куеп безне саклаучы ватандашыбыз-нык ихтыярлы, көчле рухлы ир-атларыбызның берсе ул. Булат бер сорауны да читтә калдырмады, барчасына кыска, төгәл итеп җавап бирде. Шулай ук әнисенә карата да сораулар күп яңгырады. Бүген махсус хәрби операциядә лаеклы катнашып, Ватаныбызны саклаучы батыр ул үстергәне өчен әнисе-Сиринага бик зур рәхмәт. Әлеге мисалда без чын геройларның безнең арада яшәвенә тагын бер кат ышандык... Сезгә барыгызга да сәламәтлек телим, өйләрегездә барысы да яхшы булсын, һәм без барлык балаларыбыз да аннан исән-сау әйләнеп кайтырлар, дип, өметләнәбез һәм ышанабыз. Очрашудан барыбыз да канәгать калдык.