"Сугыш чоры балалары... "

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Йөргән юллар белән,
уй чаткысы булып йөзгә төшкән
юл-юл сырлар белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Менгән үрләр белән,
үзән-үрләрендә йөргәнеңдә
белгән серләр белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән,
кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән!
Йә табылган,
йә тапталып калган...
Гомерең алда -
үлчәүләргә сыймас
хыялларың барда.
Саҗидә сөләйманова
5 май көнне авылның мөхтәрәм кешесе Гыймаева Нәсимә апаны 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан без дә Нәсимә апаны юбилее белән тәбрик иттек. Нәсимә апа гомер буе колхоз фермасында лаборант булып хезмәт куя. Гадел һәм туры сүзле уңган Нәсимә апаны яше-карты ярата һәм хөрмәт итә. Бик тә туган җанлылыклы- яшьләрне дә күздән җуймый, киңәшләрен бирә.