Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Минем беренче китапларым»

1 сентябрь көнне мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф укучылары авылыбыз китапханәсенә кунакка керделәр.Укучылар«Минем беренче китапларым» күргәзмәсен карадылар.Яшь укучылар китапларның төрлелеге белән, энциклопедик басмалардагы хайваннар һәм үсемлекләр, әйләнә-тирә дөнья һәм технология, тарих һәм география, кеше һәм фән турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Бүгенге экскурсиябезнең максаты- яшь буын үсешендә китапларның роленә игътибарны җәлеп итү,китап укуга кызыксыну уяту иде.