“Китап-киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

Китапханә – серле дөнья. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. 6 сентябрь көнне “Китап-киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» исемле әдәби иртә үтте. Укучылар кычкырып шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Укырга китаплар яздырып алдылар.