«Беслан...Төзәлми торган йөрәк арасы»

Беслан... Төзәлми торган йөрәк ярасы...
Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәрендә террорчылык акты вакытында һәлак булган балалар һәм өлкәннәр истәлегенә багышланган хәтер дәресе үтте. 2004 елның 1-3 сентябрендә Төньяк Осетиядә бөтен Россияне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗига булды. 1 сентябрь иртәсендә террорчылар Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбе территориясенә бәреп керә һәм тоткыннарны кулга ала. Өч көн балалар һәм өлкәннәр 1128 кеше мәктәпнең спорт залында су һәм ризыксыз торалар. Террор һөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак була, шул исәптән 318 тоткын, шуларның 186сы балалар. Шушы уңа йдан китапханәдә «Беслан...Төзәлми торган йөрәк арасы» исемле хәтер дәресе узды. Укучылар белән террорчылыкның дөньяга нинди куркыныч тудыруы турында сөйләштек. Шулай ук спецназ, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналарның батырлыгы, балаларның кичергән авырлыклары турында әңгәмә кордык. “ Памяти жертв Беслана посвящается” презентациясен карадык. Һәлак булганнар истәлегенә, дөньяларыбыз тынычлансын дип, кәгазьдән тынычлык символы - ак күгәрченнәр кистек, ябыштырдык.