Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

« Абдулла Алиш – әкиятче дә батыр да »

15 сентябрь көнне китапханәбездә язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган « Абдулла Алиш – әкиятче дә батыр да » исемле әдәби дәрес үтте.Язучының тормышына, иҗатына кыскача күзәтү ясалды. Балалар белән аның батырлыгы нәрсәдә икәнен, бу батырлыкка язучының ничек килгәнен ачыкладык. Шулай ук күргәзмә оештырылды, презентация, мультфильмнар карадык, викторина чиштек. Алиш әкиятләренә рәсем ясадык һәм буядык.