«Балалар дөньясы сихерчесе»

Бүген китапханәбездә Робер Миңнуллин иҗатына багышланган «Балалар дөньясы сихерчесе» әдәби дәресе үтте. Бүгенге дәрестә укучылар Р. Миңнулинның бала җанлы шагыйрь икәненә ышандылар. Аның уңышларын, матур–матур шигырьләрен күрделәр, аның иҗатына багышланган презентация карадылар. Шигырь язу өчен зур тырышлык, ихтыяр көче кирәк, әлбәттә инде, балаларны ярату кирәк. Мөгаен, әлеге уңышларда аның әнисе догаларының да файдасы зурдыр. Моны шагыйрь үзе дә кире какмый. «Әнкәмнең догалары» шигырен укыган вакытта укучылар моны ачык күрделәр.