Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Халыкара грамоталылык көне"

8 сентябрь көнне гадәти булмаган, әмма бик мөһим бәйрәм - Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Күп гасырлар дәвамында кеше үзен чолгап алган бар нәрсәне белергә омтыла. Белемле кеше һәрвакыт хөрмәт уяткан, аңа тиңләшкәннәр, аны тыңлаганнар. Башта туган телдә укый һәм яза белү грамоталылык дип аталган, әмма вакыт узу белән бу төшенчә киңрәк мәгънәгә ия булган. Хәзер белемле кеше дип тормышның төрле өлкәләрендә белемле кешене атарга мөмкин. Халыкара грамоталылык көне уңаеннан китапханәгә инглиз теле укытучысы Наилә Рәис кызы җитәкчелегендә укучылар кунакка керделәр. Укучылар өчен лингвистик викторина оештырылды. Лингвистик викторина аша укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр.