«Кечкенә шырпы - зур бәла»

Балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыру максатыннан клуб яны лагеренда «Кечкенә шырпы - зур бәла» дигән темага әңгәмә уздырылды. Чара барышында балаларга янгынның сәбәпләре һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары хакында аңлатып үттек.