Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Китапханә каталоглары"

Чубар-Абдул авыл китапханәсендәдә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән "Китапханә каталоглары" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Чараның максаты: китапханә каталогларыннан файдалану һәм таныштыру. Иң элек китапханәдә булган каталоглар һәм картотекалар белән таныштырдым. Каталогларның нәрсә икәнлеген һәм алар ни өчен кирәк булуын, каталог карточкаларының нинди мәгълүмат бирүен һәм китап турында кирәкле мәгълүматны табу өчен алар белән ничек эшләргә кирәклеген сөйләдем. Шулай ук балалар алфавит һәм системалы каталогларның бер-берсеннән ни белән аерылуын белделәр. Дәреснең икенче өлеше практик биремнән торды, анда балалар китапханәбезнең системалы һәм алфавит каталоглары буенча эзләнү биремнәрен мөстәкыйль үтәделәр.