"Яшә, китап!"

14 июнь көнне китапханәдә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән тузган китапларны ремонтлау буенча "Яшә, китап!" исеме астында акция үтте. Нәтиҗәдә 25 китап ремонтланды. Акция китапларга сакчыл караш кирәклеге турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар китапның төп элементлары белән таныштылар: тышлык, заманча китапларның бик еш кына нинди дә булса рәсеме, автор исеме, титул бите, эчтәлеге язылган суперобложка булуын белделәр. «Яшә, китап!» акциясе уен да, хезмәт тә, китап яратырга өйрәтә торган файдалы дәрес тә. Ремонтланган китаплар «икенче сулыш» алды, ә балалар үзләре – яңа белемнәр һәм китаплар дөньясы турында якты тәэсирләр алдылар.