Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Пушкин-Русское солнце"

 Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Пушкин мирасы -дөнья әдәбияты һәм бөтен рус халкы байлыгы. Пушкин,Тукай -икесе дә бөек шагыйрьләр. Алар кебек шәхесләр дөньяга бик аз һәм сирәк туалар. Чубар-Абдул мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән А.С. Пушкин иҗатына багышланган әдәби дәрес узды. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар ,шигырьләрен,әкиятләрен укыдылар. Әкият геройларын рәсемгә төшерделәр.