“Игелекле хезмәт”

«Боекмас өчен күңелләр, кимсенмәс өчен йөрәк –
сез кирәк, укытучылар, безгә һәрчак сез кирәк!»
2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Педагог һәм остаз елы педагогларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү, һөнәрнең социаль абруен күтәрү өчен игълан ителде. "Китапханә төне Гомумроссия акциясенә кушылып "Игелекле хезмәт"дигән исем астында , озак еллар Чубар-Абдул авыл мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы Гимаева Фәсимә Хаҗиәхмәт кызы белән очрашу булды. Ул үзенең чыгышында төрле елларда укыткан авылдаш укытучы-остазларыбыз, мәктәп тарихы турында бик эчтәлекле итеп сөйләп таныштырды. Соңыннан " Укытучы китап битләрендә" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.