Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#годупедагогаинаставника

Чубар-Абдул авыл китапханәсе "Библионочь" акциясенә кушылып, башлангыч класс укучылары белән "Игелекле хезмәт" дигән исем астында , озак еллар Чубар-Абдул авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вадигуллина Раушания Мөхәммәтхәниф кызы белән очрашу булды. Ул үзенең чыгышында төрле елларда укыткан авылдаш укытучы-остазларыбыз турында бик эчтәлекле итеп сөйләп таныштырды. Соңыннан "Укытучы китап битләрендә" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.