Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Мәгьрифәтче, танылган укытучы-остаз,якташыбыз Багбостан Мөэминова истә алу ".

16май көнне Мәндәй авылы мәдәният йортында "Мәгьрифәтче, танылган укытучы-остаз,якташыбыз Мәндәйдә туган Вилдан кызы Багбостан Мөэминова турында истәлекләр" исемле бик мәгьлүмәтле , җылы кичәдә катнаштым. Кичәдә: Азнакай кунаклары-тарихчы, язучы Марсель Гарипов; якташ шагыйрәбез журналист- Резида Шарипова, Мөстәкыймов ис. күмәк хуҗалык рәисе - Рафаэль Шафигуллин, Насих хәзрәт ,Буралы авылыннан Вәсимә Фәхриева, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.