"Гаилә көне"

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Йөргән юллар белән,
Уй чаткысы булып йөзгә төшкән
юл-юл сырлар белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Менгән үрләр белән,
үзән-үрләрендә йөргәнендә
белгән серләр белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән,
кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән!-
Я табылган,я тапталып калган....
Гомерен алда-үлчәүләргә сыймас хыялларың барда.
Алтын туйларын билгеләп үткән Мөнҗия апа белән Флүр абый турында бик күп язарга булыр иде. Алар пар канатлы, бер-берсеннән яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләрнең берсе. Чубар-Абдул авылында аларны һәркем олылый, хөрмәт итә. Флүр абый гомере буе туган авылында, колхозда эшләде, нинди генә эшкә тотынса да җиренә җиткерә.Кеше белән тиз уртак тел таба,гади һәм кешелекле. Ә Мөнҗия апа гомере буе яшь буынга аң-белем бирде. Үзенең яшьлеген, бөтен сәләтен балаларга багышлады. Мәктәптә татар теле әдәбияты һәм җыр дәресләре укытты. Укучылары район күләмендә призлы урыннар яулады. Алар-икесе дә бик эшчән, пөхтә һәм тәртипле кешеләр. Аларның иң зур байлыклары өч баласы -Илкам,Айгөл, Фаил хәрберсе үз һөнәрләре буенча хезмәт куялар.