“Гаиләм - җылы учагым”

Тормыш давылында тигез канат
Берсен-берсе саклап сөенә.
Иңне-иңгә куеп тарткач кына
Кыенлыклар артка чигенә.
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Шушы Гаилә көненә карата Чубар-Абдул авыл китапханәнәсендә “Гаиләм - җылы учагым” темасына китап күргәзмәсе оештырылды, укучыларга күзәтү ясадым, гаилә темасына шигырьләр укыдык, мәкалләр әйтештек,китапханәдә Гаиләләргә багышлап төзелгән альбомны карадык.