"Тарихка сәяхәт"

Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Башлангыч класс укучылары белән Чубар-Абдул мәктәбендә оешкан музейда экскурсияда булдык. Музейны оештыручы, тарих укытучысы Латыйпов Миннияр бик эчтәлекле итеп музейларның бүгенгесе көндәге әһәмиятен, экспонатларның тарихлары белән тирәнтен аңлатты, балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, күп мәгьлүмәт алдылар.